«Өмет» үзәге «Җаваплы ата-ана» клубы дәресе үткәрде

2021 елның 3 сентябре, җомга

«Җаваплы ата-ана» клубы эше кысаларында 2 сентябрь көнне Биектау районындагы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы «Ата-аналар роле» дигән дәрес үткәрде. Чарада хәмерне чамадан тыш куллану аркасында ведомствоара учетта торучы ата-ана катнашты.

Дәрестә балалар үсеше өчен мөһим булган әниләрнең сыйфатлары, әтинең бала тормышындагы роле турында фикер алыштылар, килеп туган хәлгә анализ ясадылар. Практик өлештә ата-аналарның тормышка, сәламәтлеккә, мәхәббәткә мөнәсәбәте, аларның бер елдан соң нигә ирешергә теләүләре ачыкланды.

Ата-аналар стресс факторлары, аларны җиңеп чыгу юллары турында белделәр. Аларга үз-үзләренә ярдәм итү техникалары тәкъдим ителде, конкрет ситуацияләрдә позитив коммуникация күнекмәләре һәм стресс хәлен җайга сала белү күнекмәләре өйрәнелде.

Социаль эш буенча белгеч куркынычсызлык техникасы буенча инструктаж үткәрде һәм балигъ булмаган баланы тернәкләндерү чаралары үткәрү өчен балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютка җибәрергә тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International