Ел саен 3 сентябрьдә Россиядә Террорчылкка каршы көрәштә бердәмлек көне билгеләп үтелә. «Экстремизмга – юк!» ункөнлеге кысаларында Буа районы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологы Светлана Шакирова тематик чара үткәрде.
Чарада Кайбыч авыл җирлегенең социаль участогы яшүсмерләре катнашты. Дәрес толерантлык, бер-береңә ярдәмчел булуны, заманның глобаль проблемаларына бәйләнешне тоя белүне тәрбияләүгә юнәлтелгән иде.
Чара барышында психолог балаларга хәзерге дөньяда террорчылык куркынычы турында сөйләде, Бесландагы мәктәптә булган фаҗигале вакыйгаларны искә төшерде. Шулай ук балалар шул куркыныч сентябрь көне турында видеоролик карадылар.
Чара бер минут тынлык белән тәмамланды. Хәтер һәм кайгы билгесе итеп балалар күккә шарлар очырдылар.