Яр Чаллыда социаль хезмәткәрләрне Тернәкләндерү һәм карау мәктәбендә укыталар

2021 елның 3 сентябре, җомга

Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында «Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе» дигән стационар алыштыручы технологиясен тормышка ашыру кысаларында яңа эшкә кабул ителгән социаль хезмәткәрләрне өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны карау кагыйдәләренә өйрәтү буенча дәресләр үткәрелә.

Укыту программасы социаль хезмәт күрсәтү оешмалары хезмәткәрләре тарафыннан өйдә аз хәрәкәтләнүче һәм мобиль булмаган гражданнарны карау сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән. Аны гамәлгә ашыру хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрергә һәм нәтиҗәле эш тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Дәресләрдә социаль хезмәткәрләр кешене дөрес һәм куркынычсыз хәрәкәт иттерергә, техник тернәкләндерү чараларын дөрес сайларга һәм кулланырга өйрәнә. Практик дәресләр күп функцияле карават, хәрәкәт итү өчен өстәмә чаралар һәм башка кирәк-яраклар булган җиһазландырылган кабинетта үткәрелә.

Тыңлаучылар билгеләп үткәнчә, алган белемнәр һәм күнекмәләр аларга урын өстендәге авырулар белән манипуляцияләрне башкарганда кичергән куркуны җиңәргә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International