Бүген, Террорчылыкка каршы бердәмлек көнендә, Минзәлә районының «Умырзая» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә теракт корбаннарына багышланган хәтер сәгате узды.
Чара барышында тәрбияләнүчеләр 2004 елның сентябрендә Беслан шәһәрендә булган фаҗига турында белделәр, документаль фильм карадылар. Аннары балалар кәгазьдән тынычлык символы булып саналган ак күгәрченнәр ясадылар. Чара ахырында шул куркыныч фаҗигадә һәлак булучыларны бер минут тынлык белән искә алдылар.