«Гармония» үзәгенең мобиль бригадасы өлкәннәрне вакцинацияләүгә озата бара

2021 елның 3 сентябре, җомга

Буа районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә 65 яшьтән өлкәнрәкләр булган авыл халкын диспансерлаштыру һәм медицина тикшерүләрен узу өчен үзәк район хастаханәсенә китерү буенча мобиль бригада эше дәвам итә. Эш «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында алып барыла. «Өлкән буын» проекты өлкән яшьтәге гражданнарның тормыш сыйфатын күтәрүгә һәм гомер озынлыгын арттыруга юнәлдерелгән.

Мобиль бригада шулай ук өлкән яшьтәге гражданнарны Буа РҮХнә яңа коронавирус инфекциясеннән вакцинацияләүгә китерә. Чаралар бушлай, барлык санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәп башкарыла.

Китерү расланган график буенча оештырыла. Затлар исемлеген медицина оешмалары формалаштыра. Бу ел башыннан бирле план буенча диспансерлаштыруга Буа районының өлкән яшьтәге 757 авыл кешесе китерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International