Лениногорск шәһәрендә «Аек булу шәп» флешмобы узды

2021 елның 6 сентябре, дүшәмбе

«Көзге игелек атнасы» акциясе кысаларында Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Елена Гыйзитдинова «Аек булу бик шәп» дип исемләнгән флешмоб оештырды. Чара шәһәр паркында узды.

Көн яңгырлы булуга карамастан, социаль педагог җитәкчелегендә очрашуда катнашучылар гомуми ныгытучы физик күнегүләр ясадылар. Алар шулай ук «Аек булу модада» дигән буклетлар да алдылар.

Чара сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга, халыкның игътибарын эчкечелек проблемасына һәм аның белән бәйле тискәре күренешләргә җәлеп итүгә ярдәм итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International