ЯҢАЛЫКЛАР


6
сентябрь, 2021 ел
дүшәмбе

«Игелекле атна» акциясе кысаларында Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе һәм гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре «Яхшы эшләр өчен ял көннәре юк» дигән акция оештырдылар. Чараларны тормышка ашыруда шулай ук социаль хезмәт алучы балалар да катнашты.

6 нчы сентябрь көнне Биектау районы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы «Ата-ана булу бәхете» дигән социаль проектны тормышка ашыру кысаларында төркемле дәрес үткәрде. 

Татарстан 2020 ел буенча хезмәт базары индексы буенча Россия төбәкләре рейтингында, 100 баллдан 72,3 балл җыеп, алтынчы урынны алды. Тикшеренү РИА Новости тарафыннан әзерләнде.

«Экстремизмга – юк!» ункөнлеге кысаларында Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында берничә чара планлаштырылган. Аларның төп максаты – экстремистлык һәм террористик тайпылышлар китереп чыгара торган факторларны нейтральләштерүгә ярдәм итә торган мәгълүмати мохит формалаштыру, социаль хезмәт алучыларда террорчылык, гадәттән тыш хәл килеп чыкканда куркынычсызлык нигезләрен камилләштерү, җәмәгать аңын һәм гражданлык позициясен формалаштыру.

3 нче сентябрь көнне Террорчылыкка каршы көрәштә бердәмлек көненә багышланган чаралар кысаларында Мөслим районы картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йорты хезмәткәрләре берничә чара үткәрделәр.

2021 елның 19 сентябрендә сигезенче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына депутатлар сайлау булачак. Түбәндә инвалид сайлаучыларның сайлауда катнашу тәртибе китерелә.

Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Экстремизмга – юк!» ункөнлеге кысаларында мәктәп яшендәге балалар өчен чаралар оештырылды.

Террорчылыкка каршы көрәштә бердәмлек көненә багышланган чаралар кысаларында Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында хәтер сәгате уздырылды. Нәрсә ул террорчылык? Гадәттән тыш хәлләрдә үзеңне ничек тотарга? Бу һәм башка сорауларга җавап табарга тырыштылар. 

6 сентябрь көнне «Экстремизмга – юк!» ункөнлеге кысаларында Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге психологы социаль хезмәт алучылар белән «Милләтара мөнәсәбәтләрдә толерантлыкны үстерү» темасына әңгәмә үткәрде. Чара милләтара мөнәсәбәтләр культурасын, башка милләтләр вәкилләренә карата толерант мөнәсәбәт формалаштыруга юнәлдерелгән.

Балаларны классик музыка һәм төрле музыка уен кораллары белән таныштыру максатыннан 4 сентябрьдә Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен Татарстан Республикасы Хисап палатасы тарафыннан «НеЗаМи» музыкаль төркеме концерты оештырылды. Төркем солистлары – мөмкинлекләре чикләнгән балалар, Казан консерваториясе студентлары.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International