ЯҢАЛЫКЛАР


13
сентябрь, 2021 ел
дүшәмбе

13 сентябрь көнне Азнакай районы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлегендә социаль хезмәт алучылар белән бергә бармак гимнастикасы үткәрделәр.

Узган җомгада Баулы районының 4 нче социаль участогында, Татар Кандызы авылында, социаль хезмәт алучы балигъ булмаган балалар белән мәгълүмати сәгать үткәрделәр. Әлеге чараны «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече һәм хокук саклау органнары вәкиле оештырды.

Шушы көннәрдә Буа районы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагоглары «Яшүсмер» клубы әгъзалары белән чара уздырдылар. Ул көчләүгә карата тискәре мөнәсәбәт һәм бер-береңә карата толерант мөнәсәбәт формалаштыруга юнәлдерелгән иде.

10 сентябрь көнне «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре Җаваплы ата-ана мәктәбендә дәрес үткәрде.


10
сентябрь, 2021 ел
җомга

10 сентябрьдә Россия Федерациясе Герое, «Татарстан Геройлары» иҗтимагый хәйрия оешмасы рәисе Газинур Гарифҗан улы Хәйруллинга 60 яшь тулды. Шушы истәлекле вакыйга белән юбилярны ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова котлады.

Кичә, 9 сентябрьдә, «Экстремизмга – юк!» ункөнлеге кысаларында Зәй районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында, көндезге тору бүлегендә, когнитив бозылулары булган өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар өчен мәгълүмати-гамәли чара уздырылды.
 

Экстремизмны һәм террорчылыкны кисәтү, шулай ук толерант аң формалаштыру максатыннан Буаның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Яклаучысызларга каршы сугыш» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде.
 

9 сентябрь көнне Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы 1 нче социаль участокта яшүсмерләр белән алкогольнең кеше организмына тискәре йогынтысы турында дәрес үткәрде.
 

Казанның «Апрель» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә террорчылыкка каршы ункөнлек кысаларында әңгәмә һәм гадәттән тыш хәлләрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында слайдлар карау оештырылды.
 

1 нче сентябрьдән 10 нчы сентябрьгә кадәр Яр Чаллы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында террорчылыкка каршы ункөнлек узды, аның кысаларында учреждениедә берничә чара үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International