«Апрель» үзәге тернәкләнүчеләренә гадәттән тыш хәлләр вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләделәр

2021 елның 10 сентябре, җомга

Казанның «Апрель» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә террорчылыкка каршы ункөнлек кысаларында әңгәмә һәм гадәттән тыш хәлләрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында слайдлар карау оештырылды.

Чараның танып-белү өлешеннән соң мәктәп яшендәге балалар педагоглар җитәкчелегендә «Терроризмга – юк!» дигән плакат ясадылар. Ә кечкенәләр белән тәрбиячеләр «Без яхшылык өчен тавыш бирәбез» дигән аппликация ясадылар һәм алар өчен зыян күрүчеләргә беренче ярдәм күрсәтү буенча сюжетлы-рольле уен оештырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International