Социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә балалар белән профилактик әңгәмәләр үткәрелде

2021 елның 13 сентябре, дүшәмбе

Шушы көннәрдә Буа районы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагоглары «Яшүсмер» клубы әгъзалары белән чара уздырдылар. Ул көчләүгә карата тискәре мөнәсәбәт һәм бер-береңә карата толерант мөнәсәбәт формалаштыруга юнәлдерелгән иде. Балаларга экстремистик характердагы гамәлләр һәм аларны кылган өчен җаваплылык турында сөйләделәр. Шулай ук балалар тематик иҗади эшләр башкардылар. Социаль педагоглар билгеләп үткәнчә, мондый чаралар балаларда рухи һәм әхлакый ориентирларны формалаштыруга ярдәм итә.

«Экстремизмга – юк!» террорчылыкка каршы ункөнлек кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә дә төркемле дәрес узды. Социаль эш буенча белгеч Ландыш Зарипова 12 балигъ булмаган балага видеоматериал карарга һәм фикер алышырга тәкъдим итте. Балалар экстремизм һәм терроризмның нәрсә икәнлеген белделәр, аларның яшьләр мохитендә чагылышы турында сөйләштеләр. Һәр катнашучы гадәттән тыш хәлләрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре язылган буклетлар алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International