«Тәтеш балкышы» үзәгенең Җаваплы ата-ана мәктәбендә чираттагы дәрес узды

2021 елның 13 сентябре, дүшәмбе

10 сентябрь көнне «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре Җаваплы ата-ана мәктәбендә дәрес үткәрде.

«Экстремизмга – юк!» ункөнлеге кысаларында белгечләр ата-аналарны баланың тискәре пропаганда йогынтысына эләгү куркынычын сизелерлек киметергә ярдәм итәчәк берничә кагыйдә белән таныштырдылар. Шулай ук яшь кешеләрнең экстремистлык идеологиясе йогынтысына эләгүенең төп билгеләре каралды.

Чара ахырында ата-аналарга тематик белешмәлекләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International