«Шатлык» үзәгенең көндезге бүлегендә профилактик дәрес узды

2021 елның 10 сентябре, җомга

Кичә, 9 сентябрьдә, «Экстремизмга – юк!» ункөнлеге кысаларында Зәй районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында, көндезге тору бүлегендә, когнитив бозылулары булган өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар өчен мәгълүмати-гамәли чара уздырылды.

Чара теоретик һәм практик өлештән торды. Катнашучылар унҗиде ел элек Бесланда булган фаҗига турында тулырак белделәр, террорчылык һәм экстремизм кебек төшенчәләр турында фикер алыштылар. Бүлек белгечләре социаль хезмәт алучыларга алар эләгергә мөмкин төрле гадәттән тыш хәлләр һәм куркынычсызлык кагыйдәләре турында сөйләделәр.

Дәреснең гамәли өлешендә катнашучылар эвакуация планы белән таныштылар. Аннары белгечләр социаль хезмәтләр алучылар белән берлектә эвакуация маршрутын уздылар.

Мондый чаралар гадәттән тыш хәлләрдә мөстәкыйль, тиз һәм хатасыз ориентлашу күнекмәләрен булдырырга мөмкинлек бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International