Эльмира Зарипова Россия Герое Газинур Хәйруллинны юбилее белән котлады

2021 елның 10 сентябре, җомга

10 сентябрьдә Россия Федерациясе Герое, «Татарстан Геройлары» иҗтимагый хәйрия оешмасы рәисе Газинур Гарифҗан улы Хәйруллинга 60 яшь тулды. Шушы истәлекле вакыйга белән юбилярны ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова котлады.

Газинур Хәйруллин – 1996 елда Кандагарда талиблар әсирлегеннән кача алган Ил-76 самолеты экипажы әгъзаларының берсе. Экипаж бер елдан артык әсирлектә була. Икенче пилот буларак, бу вакыйгадан соң Газинур Хәйруллин Россия Федерациясе Герое исеменә лаек була.

2011 елда Г. Г. Хәйруллин Татарстан Республикасының «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнгән.

Бүген Газинур Хәйруллин «Татарстан Геройлары» иҗтимагый хәйрия оешмасы рәисе буларак хезмәт куя.

Эльмира Зарипова юбилярга фидакарьлеге, илебез һәм туган Татарстаныбыз өчен күпьеллык хезмәте өчен рәхмәт белдерде һәм сәламәтлек, иминлек теләде. Шулай ук ведомство башлыгы Газинур Хәйруллинга Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Мактау грамотасын тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International