Узган җомгада Баулы районының 4 нче социаль участогында, Татар Кандызы авылында, социаль хезмәт алучы балигъ булмаган балалар белән мәгълүмати сәгать үткәрделәр. Әлеге чараны «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече һәм хокук саклау органнары вәкиле оештырды.
Катнашучылар белән бүгенге көндә глобаль проблема булган террорчылык турында сөйләштеләр, аларга видеоролик күрсәттеләр һәм тематик буклетлар тараттылар. Үткәрелгән чараның максаты яшүсмерләргә гражданлык-патриотик тәрбия бирү, терроризм һәм экстремизмга каршы көрәшне пропагандалау иде.