ЯҢАЛЫКЛАР


13
сентябрь, 2021 ел
дүшәмбе

«Кинотерапия» программасы кысаларында Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында кино яратучылар клубы уңышлы эшләп килә. Айга ике тапкыр киноманнар чираттагы кино карарга һәм аның турында фикер алышырга җыелалар. Мәнфәгатьләр клубы сәнгатьнең ике төрен – әдәбиятны һәм кинематографны берләштерергә мөмкинлек бирә.

Шушы көннәрдә Яшел Үзән шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә инвалидлыгы булган гражданнарны эшкә урнаштыру мәсьәләләре буенча киңәшмә булып узды. Бу юнәлештә эш бирүчеләр һәм мәшгульлек үзәге арасындагы хезмәттәшлеккә аерым игътибар бирелде.

Теләче районында «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре үз карамагындагыларга йорт яны җиреннән уңыш җыеп, кышка запас әзерләргә бик теләп ярдәм итәләр.

ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.

10 сентябрь көнне Буа шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды. Чарада Буа муниципаль районы предприятиеләренең кадрлар хезмәте вәкилләре катнашты: «Буа Элеватор» ҖЧҖ, «Буа картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йорты» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе, «Агронур» ҖЧҖ, «Вираж» ЯАҖ, «Буа шикәре» ҖЧҖ.

Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Зарарлы гадәтләргә юк» дигән чара узды. Аны тәрбияче Н. В. Савайтан үткәрде.

Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Интернет әлифбасы» программасы буенча чара узды.

Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Зилә Мөдәрисова «Балалар террорга каршы» дигән темага рәсем конкурсы оештырды. Иҗади чарада 10нан артык бала катнашты.

1 нче сентябрьдән 10 нчы сентябрьгә кадәр Менделеевск районы «Өмет яры» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре яшүсмерләр арасында милләтара һәм диниара толерантлык идеяләрен, террорчылыкка һәм экстремизмга каршы тору мәсьәләләре буенча гражданлык позициясен формалаштыруга, шулай ук балаларга рухи һәм патриотик тәрбия бирүгә юнәлдерелгән чаралар уздырдылар.

10 сентябрь көнне «Экстремизмга – юк!» ункөнлеге кысаларында Актаныш районы «Игелек үзәге» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә террорлык акты янаган вакытта учреждение бинасыннан персоналны һәм килүчеләрне эвакуацияләү буенча күнекмә үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International