«Өмет» үзәгендә социаль хезмәт алучылар бармак гимнастикасы белән шөгыльләнәләр

2021 елның 13 сентябре, дүшәмбе

13 сентябрь көнне Азнакай районы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлегендә социаль хезмәт алучылар белән бергә бармак гимнастикасы үткәрделәр.

Асылда, бармак гимнастикасы – ул массаж һәм куллар өчен, ә кайчагында аяклар өчен дә гимнастика. Дәресләр индивидуаль һәм төркемле формада үткәрелә. Мондый хәрәкәтчән активлык өлкәннәрнең хәтерен һәм игътибарын ныгыта, организмның картаюына каршы көрәшергә ярдәм итә, социаль хезмәт алучыларга яхшы кәеф бүләк итә. Гади массаж алымнарын һәм күнегүләрне башкару уңай нәтиҗә бирә, тәрбияләнүчеләрнең игътибарын уңай тән хисләренә юнәлдерә һәм тынычландыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International