Экстремизмны һәм террорчылыкны кисәтү, шулай ук толерант аң формалаштыру максатыннан Буаның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Яклаучысызларга каршы сугыш» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде.
Социаль эш буенча белгеч социаль хезмәт алучылар белән терроризм җәмгыятькә нинди куркыныч китерүе, һәрчак уяу һәм сак булырга кирәклеге турында әңгәмә корды. Әдәби сәгать барышында балалар белгечнең дәрес темасы буенча сорауларына да җавап бирделәр.
Мондый чараларның максаты – социаль хезмәт алучыларда тискәре күренеш буларак террорчылык турында күзаллау, толерантлык формалаштыру, шулай ук милләтара ызгыш һәм түземсезлекне профилактикалау.