1 нче сентябрьдән 10 нчы сентябрьгә кадәр Яр Чаллы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында террорчылыкка каршы ункөнлек узды, аның кысаларында учреждениедә берничә чара үткәрелде.
Белгечләр тематик лекцияләр укыдылар, социаль хезмәт алучыларга террорчылык акты янаган очракта үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр. Шулай ук «Террорга каршы бергә» дигән буклетлар да әзерләнде һәм таратылды. Социаль хезмәт алучылар белән бергә учреждениедә стенгазета чыгардылар.