9 сентябрь көнне Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы 1 нче социаль участокта яшүсмерләр белән алкогольнең кеше организмына тискәре йогынтысы турында дәрес үткәрде.
Балигъ булмаган балалар хәмер турында мифлар, аны куллану нәтиҗәләре белән таныштылар. Дәреснең практик өлешендәге рольле уенда катнашучылар хәмер эчү тәкъдименнән баш тарта белергә өйрәнделәр.
Шулай ук чара кысаларында яшүсмерләргә балалар ышаныч телефоны һәм аның эш принциплары турында сөйләделәр.
Профилактик дәрестә 42 яшүсмер катнашты.