ЯҢАЛЫКЛАР


28
сентябрь, 2021 ел
сишәмбе

Шушы көннәрдә Казанның Яңа Савин районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы «Килешү юллары» программасы кысаларында «Аралашу һәм ышаныч сукмагы» дигән тренинг дәресе үткәрде. Ул бәя бирмичә аралашу, тыңлый белү күнекмәләрен булдыруга, ана белән бала арасында ышанычлы мөнәсәбәтләр урнаштыруга юнәлдерелгән.

Татарстан Республикасы территориясендә эшчәнлек алып баручы эш бирүчеләрдә инвалидларны эшкә урнаштыру өчен эш урыннары квоталау тәртибе турындагы нигезләмә буенча, эш бирүчеләр ел саен 25 июньгә кадәр, ә яңа булдырылган эш бирүчеләр халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләре соравы буенча, хезмәткәрләр саны, оешмада эшләүче инвалидлар саны турында мәгълүмат бирергә тиеш.

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында «2021 елда Татарстан Республикасында өлкәннәр декадасын үткәрү турында» дигән темага брифинг узачак. Башлана сәгать унда.

«Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендәге көндезге төркемдә «Дөнья барыбыз өчен дә бер» дигән дәресләр дәвам итә. Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре социаль хезмәт алучыларның аерым категориясе белән эшләүдә төрле эш формалары һәм методлары кулланырга тырышалар, чөнки алар табигатьтән иҗади кешеләр.

Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында татар музыкасы кичәсе узды. Чараның максатлары: социаль хезмәт алучыларның милли үзаңын формалаштыру, үз халкың мәдәниятенә һәм гореф-гадәтләренә хөрмәт тәрбияләү, яшәүчеләрнең иҗади потенциалын тормышка ашыру.

2019 елдан Татарстан Республикасында «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын булдыру буенча пилот проект гамәлгә ашырыла. Бүгенге көндә озак вакыт карау системасы Татарстанның барлык муниципаль районнарында да кертелде.

27 сентябрь көнне «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре Халыкара өлкәннәр көненә һәм Тәрбиячеләр көненә багышланган чара оештырдылар.


27
сентябрь, 2021 ел
дүшәмбе

Уку узу өчен гариза бирү, федераль операторлар һәм белем бирү оешмалары киселешендә төбәктәге белем бирү программалары исемлегеннән уку-укыту программасын сайлап алу «Россиядә эш» порталында (trudvsem.ru) гамәлгә ашырыла

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы карамагындагы учреждениеләр арасында «Инновация, социаль инклюзия һәм Казан шәһәрендә узачак 2022 елгы Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннарын үткәрүгә әзерлек кысаларында Махсус Олимпиада технологияләрен кертү» конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итү дәвам итә.

Буа районы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгече социаль хезмәткәрләр белән «Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе» технологиясе буенча төркемле дәрес үткәрде. Чараның максаты – аз хәрәкәтләнүче гражданнарны караучы хезмәткәрләрне гомуми карау күнекмәләренә, шулай ук тернәкләндерүнең техник чараларын дөрес куллануга өйрәтү.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International