Мәдәни инициативалар президент фонды беренче грант конкурсында җиңүчеләрне игълан итте. Мәдәният, сәнгать һәм креатив (иҗади) индустрияләр өлкәсендә 1 500ләп проект ярдәм алачак.
Фонд сайты мәгълүматлары буенча, конкурста ярдәм алган проектлар саны буенча, Мәскәүдән тыш, Санкт-Петербург, Татарстан Республикасы, Иркутск һәм Самара өлкәләре, Краснодар ягы лидер булган.
Грант ярдәмен Татарстаннан 77 иҗат инициативасы алачак. Җиңүчеләр арасында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе урынбасары, «Балаларда көч» Хәйрия фонды директоры, «Әтиләр берлеге» Татарстан Республикасы Төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Гадел Заһретдиновның ике проекты бар:
- күп балалы, аз тәэмин ителгән, тәрбиягә бала алган гаиләләр һәм инвалид балалар һәм мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләр өчен «Балаларда көч» I Республика ачык балалар конкурс-фестивале;
- «Халыкара әтиләр көне» мәдәни-спорт фестивале.
Исегезгә төшерәбез, быел Халыкара әтиләр көненә багышланган фестиваль Урицкий исемендәге паркта 20 июнь көнне узды. Чарада Казаннан һәм Татарстан Республикасы муниципаль районнарыннан 300 дән артык кеше катнашты.