Тәтеш интернат-йортында янгын куркынычсызлыгы буенча инструктаж узды

2021 елның 27 сентябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы янгынга каршы хезмәт Апас отрядының Олы Шәмәк авылын саклау буенча аерым пост башлыгы Вадим Васин Тәтеш картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йорты хезмәткәрләре һәм социаль хезмәт алучылары өчен янгын куркынычсызлыгы буенча инструктаж үткәрде. Чараның максаты өлкән яшьтәге кешеләрнең көндәлек тормышта куркынычсызлык дәрәҗәсен күтәрү, янгын чыкканда куркынычсызлык кагыйдәләре турында мәгълүмат бирү иде.

Дәрес вакытында учреждение хезмәткәрләре гадәттән тыш хәл очрагында үз бурычларын һәм гамәлләрен искә төшерделәр, ә өлкәннәр янгын чыкканда һәм теракт куркынычы булганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен кабатладылар. Чарада катнашучыларның барысына да кешеләр күп була торган объектларда янгын куркынычсызлыгы чаралары турында белешмәлекләр таратылды.

Чарада 22 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International