Бүген республикада бердәм урман массивларын җыештыру көне узды. «Татарстанның чиста урманнары» табигатьне саклау акциясе шәһәр яны урманчылыгының Столбище участок урманчылыгының 84 нче кварталында урман фонды территориясендә узды. Урман массивларын җыештыруга дәүләт граждан хезмәткәрләре, министрлык һәм ведомство хезмәткәрләре, волонтерлар һ. б. чыкты. Татарстан урманнарын саклауга үз өлешен ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хезмәткәрләре дә кертте.
«Татарстанның чиста урманнары» республика табигатьне саклау акциясе ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан ел саен җәен һәм көзен 2010 елдан бирле үткәрелә. Быел акциянең көзге этабы 13 сентябрьдә старт алды һәм 13 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Акциянең максаты – урманнарның уңай санитар торышын тәэмин итү, шулай ук халыкның игътибарын әйләнә-тирә мохит проблемаларына җәлеп итү.
Белешмә: 2021 елның 19 апреленнән 19 июненә кадәр узган «Татарстанның чиста урманнары» акциясенең язгы этабы нәтиҗәләре буенча урман фондыннан 1,5 мең куб. метрдан артык күләмдә каты коммуналь калдыклар, коры-сары һәм ауган агачлар җыеп түгелде. Акциягә республиканың 5,5 меңнән артык кешесе кушылды.