Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затлар һәм инвалидлар арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс» VII Милли чемпионатының төбәк этабы кысаларында Татарстан Республикасы һөнәри белем бирү оешмалары мәйданчыкларында 54 компетенция буенча ярышлар узды.
Казандагы «Восхождение» инвалидларны тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар ел саен ярышларда актив катнашалар һәм төбәк һәм бөтенроссия этапларында призлы урыннар яулыйлар. Быел да шулай булды. Әйтик, Әлфинур Яруллина «Бисер үрү» компетенциясе буенча «белгечләр» категориясендә беренче урынны яулады. «Психология» компетенциясе буенча икенче урынны Сәрия Фазылҗанова алды («белгечләр» категориясе). «Крючок белән бәйләү» компетенциясе буенча белгечләр арасында бронза медальгә Лилия Гайнуллина лаек булды.