Карау мәктәпләрендә аз хәрәкәтләнүче гражданнарның туганнары өчен укыту дәресләре дәвам итә

2021 елның 24 сентябре, җомга

Теләче районының «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында «Карау мәктәбе» технологиясе уңышлы тормышка ашырыла. Атна саен бушлай дәресләрне махсус укытылган белгеч – өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Фәридә Шәйхетдинова үткәрә.

Бу атнада план нигезендә «Өлкән яшьтәге затларның хәрәкәт активлыгы, аларга хәрәкәт иткәндә ярдәм күрсәтү. Егылуларны профилактикалау» дигән темага семинар узды. Тыңлаучылар белән теоретик нигезләр, култык таякларын, ходункиларны дөрес куллану өйрәнелде. Шулай ук тагын бер тапкыр очлы почмаклар, биек ишек уемы булдырмау, бүлмәләрне артык җиһазлардан бушату, идәндәге җәймәләрне ныгыту кирәклеге искә төшерелде.

Мондый укыту чаралары ярдәмендә аз хәрәкәтләнүче гражданнарның туганнары үзләренең якыннарының хәлен һәм үз тормышын җиңеләйтә, ә социаль хезмәткәрләр һәм караучылар һөнәри осталыкларын арттыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International