Психологлар балигъ булмаганнарны үз эмоцияләре белән идарә итәргә өйрәтәләр

2021 елның 27 сентябре, дүшәмбе

Балигъ булмаганнар арасында суицидларны кисәтү буенча эш кысаларында Казанның Авиатөзелеш районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе психологы «Үз эмоцияләрен ничек җиңәргә?» дигән төркемле онлайн-дәрес үткәрде.

Дәрестә катнашучылар игътибарына «Төлке, төлке баласы һәм ак чикерткә турында» психотерапевтик әкият тәкъдим ителде, аның турында фикер алышу үз-үзеңне җайга салу ресурсларын анализлау мөмкинлеге бирде. Шулай итеп, балалар үз кәефләрен яхшыртуның төп ысуллары буларак хобби, спорт һәм иҗат белән шөгыльләнүне билгеләп үттеләр. Уңай эмоциональ халәтне саклап калуда дуслар ярдәме дә мөһим роль уйный.

Психолог катнашучыларга психоэмоциональ халәткә йогынты ясый торган факторлар турында сөйләде, аны стабильләштерүнең психологик алымнары белән таныштырды, балалар ышаныч телефоны хезмәтенең эше турында мәгълүмат бирде. Дәрес арт-терапия мастер-классы белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International