Социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә Халыкара чукраклар көненә багышланган чаралар узды

2021 елның 27 сентябре, дүшәмбе

Ел саен сентябрьнең соңгы якшәмбесендә Халыкара чукраклар көне үткәрелә. Быел ул 26 сентябрьгә туры килде. Әлеге дата уңаеннан Министрлык карамагындагы учреждениеләрдә төрле чаралар, акцияләр, дәресләр үткәрелде.

Шулай итеп, Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә 24 сентябрь көнне белгечләр өчен мәгълүмати-методик сәгать узды. Аларга начар ишетүчеләрне һәм саңгырауларны тернәкләндерү программалары, мондый кешеләр белән аралашу өчен махсус приборлар турында сөйләделәр.

Халыкара чукраклар атналыгы кысаларында Казан шәһәренең «Апрель» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә дефектолог А. С. Аббуди учреждение белгечләренә «Саңгырау балаларга һәм аларның гаиләләренә иртә ярдәм итү стратегиясе һәм тактикасы» дигән лекция укыды. Тернәкләндерү хезмәтләре алучылар һәм аларның әти-әниләре өчен үзәк фойесында педагоглар тематик видеороликлар трансляциясен оештырдылар.

27 сентябрь көнне Зәй районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә методик сәгать узды. Чараның максаты эшче коллективның чукрак кешеләр проблемалары турында хәбәрдарлыгын арттыру иде. Һәр белгеч ишетүгә бәйле проблемалары булган кеше белән аралашуның төп кагыйдәләре белән танышты. Үзәк хезмәткәрләре белән инвалидларның социаль интеграциясе, аларның хокукларын һәм мөмкинлекләрен тормышка ашыру өчен шартлар тудыру, мондый гражданнарны эшкә урнаштыру, аларга техник тернәкләндерү чаралары алуда ярдәм күрсәтү турында фикер алыштылар.

Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге базасында социаль адаптация бүлеге мөдире Наталья Попова «Рус ишарәләр теле» дигән мастер-класс үткәрде. Ул ишарәләр ярдәмендә кешеләр белән ничек танышырга һәм аралашырга мөмкин булуын күрсәтте. Чарада 20 кешелек ике төркем катнашты.

Менделеевск районы «Өмет яры» комплекслы үзәгенең социаль хезмәт алучылары өчен социаль хезмәткәрләр тематик фильм карау оештырдылар.

Азнакай өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында ишетү сәләте авырлыклары булган өлкәннәр өчен чара узды. Сенсор бүлмәсендә узган дәресне учреждение психологы А. И. Әмирова үткәрде.

Яр Чаллының «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре социаль хезмәт алучылар, шул исәптән начар ишетүчеләр өчен, Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге әгъзасы Александр Анатольевич Фоминның шәхси күргәзмәсенә баруны оештырдылар. Чарага 27 кеше килде.

Мондый чаралар башка халыкка социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә дә оештырылды һәм үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International