Яшь түбәнкамалылар өчен спорт комплексына экскурсия оештырдылар

2021 елның 27 сентябре, дүшәмбе

Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль педагогы Олеся Минһаҗетдинова сәламәтлек мөмкинлекләре чикле 10 балигъ булмаган бала өчен «Батыр» спорткомплексына экскурсия оештырды.

Спорт-сәламәтләндерү комплексы буенча экскурсияне волейбол буенча баш тренер үткәрде. Ул балалар шөгыльләнә торган секцияләр, тренировкалар һәм ярышлар ничек уздырылуы турында күп кенә кызыклы нәрсәләр сөйләде. Волейбол буенча хатын-кызлар командасы һәм бадминтон уенчылары яшь кунакларга мастер-класс күрсәттеләр. Шулай ук балалар ирекле көрәш буенча тренировка карый алдылар һәм тренер күзәтүе астында берничә спорт күнегүен башкардылар.

Чара балаларның спорт корылмалары, төрле спорт төрләре, физик тәрбия белән бәйле һөнәрләр турында күзаллауларын киңәйтергә ярдәм итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International