23 сентябрь көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Ләйсән Сунеева «Репутация белән идарә итү: мин Интернетта нинди?» дигән төркемле дәрес үткәрде. Анда 10 балигъ булмаган бала катнашты. 19 нчы социаль участокта узган чара хокук бозуларны профилактикалауда балигъ булмаганнарның мәгълүмат куркынычсызлыгын формалаштыру технологиясен гамәлгә ашыру кысаларында оештырылды.
Төркемле дәрес башында балигъ булмаганнар онлайн-репутациянең нәрсә икәнен белделәр. Күнегү башкару барышында алар яшүсмерләрнең реаль тормышта һәм Интернетта үз-үзләрен тотышында охшашлык һәм аермаларны ачыкладылар. Шулай ук яшүсмерләргә карточкалар белән эш тәкъдим ителде.
Очрашу барышында балалар интернет-аралашуның төп кагыйдәләре турында белемнәрен актуальләштерделәр, Интернетның реаль тормыштагы репутациягә йогынтысы турында белделәр.