ЯҢАЛЫКЛАР


29
сентябрь, 2021 ел
чәршәмбе

28 сентябрь көнне Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә өлкән төркем тәрбияләнүчеләре белән Халыкара чукраклар көненә багышланган игелек дәресе үткәрелде.

Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә балалар белән эшләүдә кинезиотейплау уңышлы кулланыла. Процедура табиб билгеләве буенча үткәрелә һәм травмалар, терәк-хәрәкәт системасы авырулары һәм нерв-мускул бозулары булган реабилитантларга өстәмә ярдәм булып тора. Махсус эластик тасмалар куллану баланың тиресендә аллергик реакция китереп чыгармый.


28
сентябрь, 2021 ел
сишәмбе

Халыкара өлкәннәр көнен бәйрәм итү кысаларында Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты карамагындагылар бүләкләр алды. Муниципаль район башлыгы Рәнис Камартдинов исеменнән учреждениегә 20 дым тартмый торган матрас тапшырылды.

24 нче сентябрь көнне Яшел Үзән шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге «ПромЭнерго» ҖЧҖ һәм «Татспиртпром» АҖ филиалы вәкилләре катнашында вакантлы эш урыннары кече ярминкәсе үткәрде.

Халыкара өлкәннәр көне алдыннан Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының «ВКонтакте» һәм «Инстаграм» социаль челтәрләрендәге рәсми аккаунтларында #деньпожилых2021 челленджы башланып китте.

8-800-600-42-34 номеры буенча битараф булмаган барлык гражданнар социаль хезмәт оешмаларына ярдәмгә мохтаҗ өлкән яшьтәге гражданнар турында хәбәр итә алачак.

Татарстан Республикасында өлкән яшьтәге гражданнарга социаль яклау һәм ярдәм чараларын гамәлгә ашыру турында бүген брифингта ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сөйләде. Чара Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узды.

Министрлыкның Республика ресурс үзәге террорчылыкка каршы эшчәнлек өлкәсендә тармак хезмәткәрләре өчен уку-укыту программаларын гамәлгә ашыруны дәвам итә. Әйтик, «Экстремизмга – юк!» ункөнлеге кысаларында 27-28 сентябрьдә социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә террорчылкны профилактикалау буенча чараларны тормышка ашыру өчен җаваплы белгечләр өчен курслар узды.

Бу хакта брифингта министр Э. Ә. Зарипова сөйләде. Ведомство башлыгы сүзләренә караганда, Татарстан Республикасында 2017 елның сентябрь ае белән чагыштырганда озын гомерле кешеләр саны 11,2 % ка арткан.

Татарстан Хөкүмәте йортында массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен булачак өлкәннәр декадасына багышланган традицион брифинг бүген рәсми кысалардан чыкты. Ул Татарстанның Балтач районыннан өлкәннәр ансамбле чыгышы белән башланып китте. Артистлар залда җыелган журналистлар алдында ике иҗади номер башкардылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International