24 нче сентябрь көнне Яшел Үзән шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге «ПромЭнерго» ҖЧҖ һәм «Татспиртпром» АҖ филиалы вәкилләре катнашында вакантлы эш урыннары кече ярминкәсе үткәрде.
Эш эзләүчеләргә 16 вакансия тәкъдим иттеләр: формалаштыручы машина операторы, йөк төяүче, урам себерүче, буяучы, төягеч йөртүче, техник тәэмин итү менеджеры һ. б.
Эшкә урнашу буенча консультация сорап эш бирүчеләргә 37 кеше мөрәҗәгать итте, 11 кеше әңгәмәгә чакыру алды.