Министрлыкның Республика ресурс үзәге террорчылыкка каршы эшчәнлек өлкәсендә тармак хезмәткәрләре өчен уку-укыту программаларын гамәлгә ашыруны дәвам итә. Әйтик, «Экстремизмга – юк!» ункөнлеге кысаларында 27-28 сентябрьдә социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә террорчылкны профилактикалау буенча чараларны тормышка ашыру өчен җаваплы белгечләр өчен курслар узды.
Спикерлар рәтендә – Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институты укытучылары, Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссия аппараты вәкилләре һәм Министрлык белгечләре.
Дәрес барышында террорчылыкка һәм экстремизмга каршы торуның норматив-хокукый нигезләре каралды, экстремистлык һәм террорлык эшчәнлеге субъектларын иртә ачыклау үзенчәлекләре өйрәнелде. Шулай ук чаралар барышында социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә террорчылык янавы барлыкка килгәндә гамәлләр күнекмәләре булдырылды.
Курсның 45 тыңлаучысы укуларын уңышлы тәмамладылар һәм квалификация күтәрү турында таныклыклар алдылар.