Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә балалар белән эшләүдә кинезиотейплау уңышлы кулланыла. Процедура табиб билгеләве буенча үткәрелә һәм травмалар, терәк-хәрәкәт системасы авырулары һәм нерв-мускул бозулары булган реабилитантларга өстәмә ярдәм булып тора. Махсус эластик тасмалар куллану баланың тиресендә аллергик реакция китереп чыгармый.
Кинезиотейплау артык көчәнешле һәм арыган мускулларның йомшаруына һәм хәрәкәт итү функцияләрен торгызуның табигый процессын тизләтүгә ярдәм итә, өзлегүләр барлыкка килү куркынычын киметә һәм гомуми физик сәләтне саклап кала. Массаж буенча белгеч Софья Завьялова билгеләп үткәнчә, дәвалау физкультурасы, физиология һәм парафинотерапия белән бергә бу дәвалау ысулы тернәкләндерү чараларының нәтиҗәлелеген арттыралар.