ЯҢАЛЫКЛАР


30
сентябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Халыкара өлкәннәр көне алдыннан Биектау районы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре балалар өчен иҗади дәрес үткәрделәр. Анда балигъ булмаган социаль хезмәтләр алучы балалар катнашты.


29
сентябрь, 2021 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм ТР буенча Сәламәтлек саклау өлкәсендә федераль хезмәтнең территориаль органы белән берлектә, 2021 елның 30 сентябреннән 29 октябренә кадәр 2022 елда пилот проектында катнашу өчен хосусый медицина оешмаларын сайлап алу өчен гаризалар кабул итә.

Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында Югары Осланның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Мәкальләр юкка әйтелми» дигән конкурс программасы узды. Чараның максаты – аз хәрәкәтләнүче социаль хезмәт алучыларның сөйләм активлыгын үстерү.

Бүген өлкәннәр декадасы кысаларында Югары Ослан муниципаль районында авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды. Район халкына, гадәттәгечә, түбән бәяләрдән җиләк-җимеш продукциясе һәм яшелчәләр тәкъдим ителде.

Балтач муниципаль районында Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан өлкән буын кешеләрен зурлау башланды.

2021 елның 29 сентябренә республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 16 398 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 262 кешегә кимрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,81 % тәшкил итә.

Соңгы мәгълүматларга караганда, Яр Чаллыда рәсми рәвештә теркәлгән 1 341 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 16 кешегә кимрәк.

Теләче муниципаль районында социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр буенча рейдлар дәвам итә. Чираттагы чара 28 сентябрьдә узды.

Кичә, 28 сентябрь көнне, Арча өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Аулак өй» дип исемләнгән театральләштерелгән кичә узды. Чара Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында оештырылды.

27 сентябрь көнне Казан шәһәренең Совет районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгече яшь социаль хезмәт алучылар өчен «Игътибар, юл!» дигән төркемле дәрес үткәрде. Ул балалар юл-транспорт травматизмын профилактикалауга юнәлтелгән иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International