Халыкара өлкәннәр көнен бәйрәм итү кысаларында Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты карамагындагылар бүләкләр алды. Муниципаль район башлыгы Рәнис Камартдинов исеменнән учреждениегә 20 дым тартмый торган матрас тапшырылды.
Социаль хезмәт алучылар һәм интернат-йорт администрациясе мондый бүләкләргә чын күңелдән шат иделәр һәм район башлыгына күрсәтелгән хәйрия ярдәме өчен рәхмәт белдерделәр.