Татарстан Хөкүмәте Йортында массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен булачак өлкәннәр декадасына багышланган традицион брифинг бүген рәсми кысалардан чыкты. Ул Татарстанның Балтач районыннан өлкәннәр ансамбле чыгышы белән башланып китте. Артистлар залда җыелган журналистлар алдында ике иҗади номер башкардылар.
«Республика ветераннар оешмасы Балтач районыннан «Ядкәрь» вокаль ансамблен чакырырга тәкъдим итте. Бу коллектив – «Балкыш» фестивале лауреаты, аның сәнгать җитәкчесе – Марат Габделхаков. Ансамбльдә катнашучылар тамашачыларын сагынганнар һәм үз осталыкларын күрсәтергә әзер», – диде, брифингны ачып, ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова.
ТР Хезмәт министрлыгы җитәкчесе билгеләп үткәнчә, өлкәннәр декадасы «безнең җәмгыять өлкән яшьтәге туганнарын һәм якыннарын искә алсын өчен үткәрелә». Бүген республикада яшәүче һәр дүртенче кеше – өлкән яшьтә. Шул ук вакытта татарстанлыларның 28 % ы авылда яши. 2021 ел башына республикада 100 яшьтән өлкәнрәк 189 кеше исәпләнә – 23 ир-ат һәм 166 хатын-кыз. Аларның саны 2017 елның сентябрь ае белән чагыштырганда 11,2 % ка, ягъни 170 кешегә арткан.