Татарстан Республикасында өлкән яшьтәге гражданнарга социаль яклау һәм ярдәм чараларын гамәлгә ашыру турында бүген брифингта ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сөйләде. Чара Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узды.
Пенсионерларга федераль яки республика дәрәҗәсендә билгеләнгән социаль ярдәм чаралары күрсәтелә. Республикада федераль льготниклар саны 290 мең кеше тәшкил итә, 520,4 мең татарстанлы республика ярдәм чаралары ала.
Республика бюджетыннан социаль ярдәм чараларына каралган һәр икенче сум өлкән яшьтәге гражданнарга ярдәм итүгә юнәлдерелә.
Өлкән буын кешеләренә социаль хезмәтләр күрсәтү өчен социаль хезмәтләр белән тәэмин итүчеләр реестрына 100 учреждение, шул исәптән 17 дәүләтнеке булмаган учреждение кертелгән. Барысы тәэмин итүчеләр реестрына 141 оешма керә.
Э. Ә. Зарипова үз чыгышында билгеләп үткәнчә, республикада социаль хезмәтләрне 28 мең кеше ала: 15 мең кеше – өйдә, 13 мең кеше – стационар формада һәм ярымстационарларда.