28 сентябрь көнне Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә өлкән төркем тәрбияләнүчеләре белән Халыкара чукраклар көненә багышланган игелек дәресе үткәрелде.
Дәрес барышында балалар чукраклар белән ничек аралашырга мөмкин булуын, сурдотәрҗемәче һөнәре турында белделәр. Шулай ук дәрестә катнашучылар бер-берсе белән мимика һәм ишарәләр ярдәмендә аралашып карадылар. Аннары тернәкләндерү үзәге белгече балаларга Бетховенның «К Элизе» әсәрен тыңларга бирде. Балалар бу искиткеч пьесаны чукрак композитор язганына шаккаттылар.
Тәрбияче Инна Нурмиева сүзләренә караганда, мондый дәресләр саңгырау һәм начар ишетүче кешеләргә карата толерант мөнәсәбәт, ихтирам һәм аларга ярдәм итү теләге тәрбияли.