Бүгенге көндә республикада 100 яшьтән узган 189 озын гомерле кеше яши

2021 елның 28 сентябре, сишәмбе

Бу хакта брифингта министр Э. Ә. Зарипова сөйләде. Ведомство башлыгы сүзләренә караганда, Татарстан Республикасында 2017 елның сентябрь ае белән чагыштырганда озын гомерле кешеләр саны 11,2 % ка арткан.

104 яшьлек иң өлкән ир-ат Казан шәһәрендә яши. Хатын-кызлар арасында иң өлкәне – Әлмәттән, аңа 108 яшь.

100 яшьләрен узган озын гомерле кешеләр саны арту тенденциясе күзәтелә Бу гражданнарга медицина хезмәте күрсәтү дәрәҗәсен күтәрү һәм республика халкының тормыш сыйфатын арттыру белән бәйле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International