Республиканың моношәһәрләрендә эшсезләр саны кимү күзәтелә

2021 елның 29 сентябре, чәршәмбе

Соңгы мәгълүматларга караганда, Яр Чаллыда рәсми рәвештә теркәлгән 1 341 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 16 кешегә кимрәк.

Шулай ук бу атнада Алабуга, Яшел Үзән, Менделеевск, Түбән Кама һәм Кама Аланында эшсезләр саны кимеде, анда 2021 елның 29 сентябренә халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 353, 427, 43, 769 һәм 169 эшсез кеше исәптә тора.

Чистайда бер атна эчендә вәзгыять үзгәрмәгән, анда элеккечә 222 эшсез граждан исәпләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International