Яшь казанлыларга юлларда куркынычсызлык кагыйдәләре турында искәрттеләр

2021 елның 29 сентябре, чәршәмбе

27 сентябрь көнне Казан шәһәренең Совет районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгече яшь социаль хезмәт алучылар өчен «Игътибар, юл!» дигән төркемле дәрес үткәрде. Ул балалар юл-транспорт травматизмын профилактикалауга юнәлтелгән иде.

Интерактив әңгәмә барышында балалар юлларда куркынычсызлык кагыйдәләре турында фикер алыштылар. Транспорт чараларының гироскутер, сегвей, электр самокатлары кебек инновацион төрләрен куркынычсыз куллану кагыйдәләренә аерым игътибар бирелде. Балигъ булмаган балалар саклану экипировкасының имгәнүләрне киметүгә ничек ярдәм итүен белделәр.

Шулай ук балалар мәктәптән өйгә кадәр куркынычсыз маршрут планын ясадылар, социаль хезмәт буенча белгеч белән берлектә куркыныч юл ситуацияләрен карадылар. Юл хәрәкәтенең яшь катнашучылары барлык биремнәрне дә яхшы үтәделәр, юл йөрү кагыйдәләрен яхшы белүләрен күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International