«Өмет» үзәге белгечләре белән бергә балалар Өлкәннәр көненә открыткалар ясадылар

2021 елның 30 сентябре, пәнҗешәмбе

Халыкара өлкәннәр көне алдыннан Биектау районы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре балалар өчен иҗади дәрес үткәрделәр. Анда балигъ булмаган социаль хезмәтләр алучы балалар катнашты.

Белгечләр җитәкчелегендә балалар квиллинг техникасында котлау открыткалары ясадылар. Үз эшләнмәләрен алар 1 октябрьдә әби-бабайларына тапшыра алачаклар.

Мондый иҗат белән шөгыльләнү кулларның вак моторикасын, сабырлыкны үстерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International