Татарстан Республикасы эш бирүчеләре 61 225 вакансия тәкъдим итә

2021 елның 29 сентябре, чәршәмбе

2021 елның 29 сентябренә республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 16 398 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 262 кешегә кимрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,81 % тәшкил итә.

Татарстан Республикасы мәшгульлек үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан хәбәр ителгән ихтыяҗ 61 225 вакансиядән гыйбарәт. Хисап атнасында эш бирүчеләр 2 671 вакантлы эш урыны тәкъдим итте. Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 0,27 кеше тәшкил итә.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, яңа эшсезләрнең 521 элек хезмәт эшчәнлеген башкарган. 21 кеше оешма бетерелүгә яки хезмәткәрләр штаты кыскаруга бәйле рәвештә рәсми эшсез кеше статусы алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International