Арча интернат-йортында театральләштерелгән кичә узды

2021 елның 29 сентябре, чәршәмбе

Кичә, 28 сентябрь көнне, Арча өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Аулак өй» дип исемләнгән театральләштерелгән кичә узды. Чара Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында оештырылды.

Социаль хезмәт алучылар вакытны бик яхшы үткәрделәр. Алар җырладылар, уйнадылар, биеделәр, түбәтәй һәм калфак тектеләр, милли гореф-гадәтләрне искә төшерделәр. Чара барлык катнашучыларда да бик күп уңай тәэсирләр калдырды.

Мондый очрашулар – кызыклы һәм мавыктыргыч итеп вакыт үткәрү генә түгел, ә татар халкының милли гореф-гадәтләренә һәм мәдәниятенә кызыксыну уяту, коммуникатив күнекмәләр булдыру, социаль хезмәтләр алучыларның иҗади сәләтләрен үстерү ысулы да.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International