Бүген Зәй шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге пенсия яшенә җитмәгән кешеләр өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсе үткәрде. Чарада районның биш оешмасы вәкилләре катнашты: «Зәй шикәре» ААҖ, «Зәй үзәк район хастаханәсе» ДАССУ, «Заинский крекер» кондитер фабрикасы» ҖЧҖ, «Р. Ш. Фәрдиев исемендәге татар гимназиясе» МББУ, «Орман Логистика» ҖЧҖ.
Халыкара өлкәннәр көне кысаларында Теләче районы «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре социаль өлкәдә хезмәт куйган пенсионерлар белән очрашулар оештыралар. Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире пенсионерларга рәхмәт сүзләре җиткерде һәм азык-төлек җыелмалары тапшырды.
Бүген Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Татарстан Республикасы Ветераннары (пенсионерлары) төбәк иҗтимагый оешмасының республика советы заказы буенча оештырылган «Кайчан күңел җырлый» фильмын тәкъдир итү булды. Фильм Өлкәннәр декадасы кысаларында күрсәтелде.
«Репродукт» ҖЧҖ 27 хезмәткәр алдындагы гомуми 853 мең сумлык бурычын түләде.
Халыкара өлкәннәр көне алдыннан «ВКонтакте» һәм «Инстаграм» социаль челтәрләрендә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы #деньпожилых2021 челленджын башлап җибәрде.
29 нчы сентябрь көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Наталья Емельянова «Рәхим итегез! Бәхетле гаилә» курсыннан дәрес үткәрде. Очрашуда социаль хезмәт алучы алты хатын-кыз катнашты. Дәрес бәйле мөнәсәбәтләрне һәм начар гадәтләрне профилактикалауга, сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруга юнәлдерелгән иде.
Сентябрь аенда Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә көз бәйрәме үткәрелә. 29 сентябрь көнне учреждениедә «Әкияттә кунакта» дигән чара узды.
Казанның «Барс канатлары» клубы 25-26 сентябрьдә Болгариядә узган Коляскаларда баскетбол буенча халыкара турнирда җиңү яулады.
Бүген Казандагы «Здравушка» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Алтын көз» дип исемләнгән бәйрәм чарасы узды. Әкияти тамаша формасында балаларга ел фасыллары, көзге халык бәйрәмнәре һәм традицияләр турында сөйләделәр.
«2014-2021 елларга Татарстан Республикасында җәмәгать тәртибен тәэмин итү һәм җинаятьчелеккә каршы тору» дәүләт программасын тормышка ашыру кысаларында 29 сентябрь көнне Биектау районы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы тренинг дәресләре үткәрде. Чарада 67 балигъ булмаган бала катнашты.