Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында Югары Осланның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Мәкальләр юкка әйтелми» дигән конкурс программасы узды. Чараның максаты – аз хәрәкәтләнүче социаль хезмәт алучыларның сөйләм активлыгын үстерү.
Башта оештыручылар катнашучыларга мәкальләрнең барлыкка килү тарихы турында сөйләделәр. Аннары бәйге үткәрелде, аның барышында интернат-йортта яшәүчеләр үзләре белгән мәкальләрне атадылар, аларның нинди очракларда куллануларын аңлаттылар. Иң актив социаль хезмәтләр алучы «Мәкаль белгече» дипломы белән бүләкләнде.