Социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр белән профилактик очрашулар дәвам итә

2021 елның 29 сентябре, чәршәмбе

Теләче муниципаль районында социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр буенча рейдлар дәвам итә. Чираттагы чара 28 сентябрьдә узды.

«Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече А. Х. Кашапова, янгынга каршы хезмәт хезмәткәре Л. М. Хәкимуллин һәм профилактика субъектлары вәкилләре гаиләләргә барып, автоном янгын хәбәрчеләренең эшкә яраклылыгын, электр үткәргечләрнең торышын тикшерделәр.

Гаилә әгъзалары өчен көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы чаралары буенча инструктаж үткәрелде, янгынга каршы датчикларны һәм өйдә электр приборларын эксплуатацияләү буенча киңәшләр бирелде.

Актта бозуларны төзәтү өчен тиешле тамгалар ясалды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International