Балтач муниципаль районында Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан өлкән буын кешеләрен зурлау башланды.
28 сентябрь көнне «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе хезмәт алучысы Сания Фатыйховага аның соңгы эш урыныннан кунаклар килеп киттеләр. Сания апа озак еллар Балтач урта мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләгән. Бүген өлкән кешегә 84 яшь, аның артыннан социаль хезмәткәр Ленара Шәрәфетдинова карый.