ЯҢАЛЫКЛАР


7
октябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

«Пушкин картасы» проекты ярдәмендә 14-22 яшьлек яшьләр бөтен ил буенча мәдәни чараларга бушлай йөри алалар. Шушы көннәрдә «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүче кыз бала А. В. Баталов исемендәге Бөгелмә театры актерлары һәм хезмәткәрләре үткәргән мастер-класста катнашты.

5-7 октябрьдә Казанда «Үсешләрендә авыр һәм күп төрле тайпылышлар булган балаларны укыту: альтернатив һәм өстәмә коммуникацияләр» программасы буенча тернәкләндерү үзәкләре белгечләре өчен квалификация күтәрү курслары уза.

5 октябрь көнне Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр Пушкин картасын тормышка ашыру кысаларында Мәдәният йорты хезмәткәрләре оештырган «Без хәтерлибез, без горурланабыз» патриотик кичәсендә катнаштылар.

Кичә Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Наталья Емельянова «Үз-үзеңне һәм тирә-юньдәгеләрне кабул итү» дигән темага дәрес үткәрде. Әлеге чара «Ябык даирәдән чыгу» клубы кысаларында социаль хезмәт күрсәтүче өч хатын-кыз белән узган.

Азнакай районында «Ачык йөрәкләр» патриотик волонтерлар отряды эшли. Ул 2018 елның сентябрендә оештырылды. Волонтерлар отряды тыл хезмәтчәннәренә, сугыш чоры балаларына, ялгыз пенсионерларга һәм авыр тормыш хәлендә калган кешеләргә үзләренең кайгыртучанлыгын һәм игътибарын бирә.

Азнакай «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә социаль хезмәт алучы белән «Эрготерапия» дигән социаль технология буенча «Мозаика» дигән темага индивидуаль дәрес уздырылган.

7 октябрьдә Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге базасында яңа килгән социаль хезмәт алучылар өчен «Грипп һәм ОРВИ: дәвалау һәм профилактика» темасына мәгълүмати чара узды. Табиб-терапевт Галина Дилмөхәммәтова грипп һәм ОРВИ профилактикасы, сәламәт яшәү рәвеше алып баруның ничек мөһим булуы турында сөйләде.

Өлкәннәр декадасы кысаларында Югары Осланның «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Әби базы» дигән акция узган.


6
октябрь, 2021 ел
чәршәмбе

6 октябрьдә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы ярдәме белән Тәтеш муниципаль районына бару оештырылды.

Өлкәннәр декадасы кысаларында Питрәч муниципаль районында социаль яклау тармагы ветераннары булып китте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International