«Астра» тернәкләндерү үзәге белгечләре квалификацияләрен күтәрәләр

2021 елның 7 октябре, пәнҗешәмбе

5-7 октябрьдә Казанда «Үсешләрендә авыр һәм күп төрле тайпылышлар булган балаларны укыту: альтернатив һәм өстәмә коммуникацияләр» программасы буенча тернәкләндерү үзәкләре белгечләре өчен квалификация күтәрү курслары уза. Укуларны Алабуга районы «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге педагог-психологы Анна Ахунова да уза.

В. Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты укытучылары Е. А. Игнатьев, С. Ю. Гордеева һәм Д. З. Әхмәтова тыңлаучылар өчен теоретик материаллар әзерләделәр һәм тернәкләндерү вакытында балалар белән эшләүдә аларны ничек кулланырга мөмкин булуын күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International